Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан Республикасы ел студенты – 2025» исеме иясе 27 гыйнварда билгеле булачак
Казанда 27 гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы ел студенты – 2025» премиясен тапшыру тантанасы була. Быел премиягә гаризалар рекордлы санда кабул ителгән – 600гә якын. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Без «ТР ел студенты» премиясенә карата кызыксыну артуын күзәтәбез. Быел гаризалар саны 200гә артты. Исегезгә төшерәм, премия 10 шәхси һәм коллектив номинациядә бирелә. Бу безнең республика яшьләр сәясәтенең төп вакыйгаларының берсе», - дип ассызыклады ул.
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
«Студентлар көненә бик күп чаралар оештырылачак. Республика районнары да актив кушылуы сөендерә. Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча уку мөмкинлеге алачак», – дип өстәде Татарстан Республикасы «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
Узган елда төп призга Чаллыдан Светлана Вяткина лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз