Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, “Катнашу” хәйрия акциясе кысаларында Совет районының балалар йорты-мәктәбенә төсле телевизор бүләк итте
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, “Катнашу” хәйрия акциясе кысаларында Совет районының балалар йорты-мәктәбенә төсле телевизор бүләк итте
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары – кадрлар идарәсе башлыгы Фоат Зиннуров, Татарстан Республикасы территориясендә 30 октябрьдә башланган «Катнашу» бөтенроссия ведомствоара хәйрия акциясе кысаларында, Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендәге Балалар-йорты-мәктәбендә (элекке 1 нче балалар йорты) булды.
Республиканың ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акция 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында ТР Эчке эшләр минитстрлыгының матугат бүлеге һәм Кадрлар идарәсе милиционерлар арасында ирекле рәвештә акча җыю башлангычы белән чыккан иде (ярдәмнең суммасы 100 сум һәм аннан да югарырак булуы мөмкин). Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге акция Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевның 2007 нче елны Хәйриячелек елы дип игълан итүе уңаеннан оештырылган. Барлык җыелган акча да адреслы төстә балалар йортларына, приютларга һәм башка социаль учреждениеләргә тапшырылачак.
Ятим нарасыйларны сөендерергә министрлык җитәкчелеге белән бергә 3 нче икмәк пешерү заводы вәкилләре дә барды. Завод үз хисабыннан балалар йортын 100 балага җитәрлек продуктлар белән тәэмин итте. Ә Татарстан эчке эшләр министрлыгы зур төсле япон телевизорын бүләк итте.
Фоат Зиннуров 2-3 яшьлек нәниләрдән алып, үсмер яшькә җиткән балалар алдында чыгыш ясады. Ул киләсе елның ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан хәйриячелек елы буларак игълан ителүен хәбәр итте һәм акция кысаларында дәүләт учрежедениеләре җитәкчеләренең балалар йортларына ярдәм итүен ассызыклап үтте. “Без бүген сезгә кунакка бер машина тәм-томнар һәм төсле телевизор белән килдек. Кичке ашыгыз вакытында төрле тәмле икмәк эшләнмәләре белән сыйланырсыз, аннан соң кызыклы тапшыруларны шушы телевизор экраннары аша карарсыз”, - диде министр урынбасары. “Мин сезгә министр Әсгать Сәфәров һәм үз исемемнән сәламәт, акыллы булып буйга җитүегезне һәм алдагы тормышыгызның бәхетле булуын телим”, - диде Фоат Зиннуров.
Ата-ана назы, тәмле ризык белән тулы түгәрәк гаилә өстәле, туган йорт җылысыннан мәхрүм булган балаларның, ТР Эчке эшләр министрлыгының сәхнәдә җыр-бию белән чыгыш ясаган “Хорошее настроение” ансамбле вәкилләренә чын күңелдән алкышлавы да, залдагы кунакларның күңелендә дулкынландыргыч хисләр уяткандыр мөгаен. Җырларның сүзләрен белгән балалар, үзешчәнннәргә кушылып җырлады. Ятимнәрнең күпчелеге бүген министрлыктагы хатын-кыз хезмәткәрләрнең итәкләрендә утырып та ләззәт алды.
Балалар йорты директоры вазифасын башкаручы Светлана Богова исә, ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз