news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы делегациясе Магаданда эш сәфәрендә

Делегация визиты программасында Магадан өлкәсендә беренче мәчет нигезенә таш салу планлаштырылган

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикаксы делегациясе Магаданда эш сәфәрендә. Делегация составына ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Марат Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, ТР Мәдәният министрлыгы иҗат коллективы бар, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы рәсми порталында.
Делегация визиты программасында Магадан өлкәсендә беренче мәчет нигезенә таш салу планлаштырылган. Татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре белән очрашу ниятләнә.
Иртәгә Татарстан делегациясе Сабантуй бәйрәмендә катнаша, анда Магадан өлкәсе губернаторы Николай Дудов һәм Магадан мэры Владимир Печеный да булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot