Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы делегациясе гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшырды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасына килде. Биредә Татарстан Республикасы делегациясе гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йөк ихтыяҗларны исәпкә алып китерелде һәм кирәкле товарларның киң исемлеген үз эченә ала. Ярдәмне тапшыру Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз