news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде

28 июль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде.

Ашхабад шәһәренең Халыкара аэропортында Татарстан делегациясен Төрекмәнстанның Мәхтүмколый исемендәге Милли музыка-драма театры директоры Морад Арадов каршы алды, диелә конгресс сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot