news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясаячак

30 майда Чайковский исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Концерт Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлегенең фестиваль-форумы кысаларында узачак.

Фестиваль Россиянең бөтен төрлелеген тәкъдим итә. 5 көн эчендә (23 майдан 30 майга кадәр) 10 коллектив, илнең бай мәдәни мирасын күрсәтеп, үз осталыклары белән уртаклашачак. Мәскәүдә шулай ук А.Ф. Березиков исемендәге «Алтай» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Себер рус халык хоры, Коми Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. чыгыш ясаячак. Фестиваль-форумны Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты тәмамлый.

Тугыз дистә ел дәвамында ул югары профессиональ дәрәҗәдә татарларның музыкаль, бию мәдәниятен һәм гамәли сәнгатен тәкъдим итә. Төрле елларда аның иҗат хәзинәсен күренекле композиторлар, рәссамнар һәм фольклорчылар тулыландырган.

Ансамбльнең артистлар составы хәзер 75 кешедән тора һәм ул бию, хор һәм оркестр төркемнәреннән тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot