news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат
Фото: ru.wikipedia.org

Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат. Галимгә 86 яшь иде.

«Назыйм Канзафаров Олы Кайбычта җирләнәчәк. Озату 2 гыйнварда 11 сәгатьтә Себер тракты 31 А адресы буенча була», – диелгән улы Илшат Ханзафаровның хәбәрендә.

«Озак еллар безнең институтта эшләде. Сәламәтлегенә бәйле 20 еллар элек пенсиягә киткән иде. Институтыбыз аның белән элемтәдә торды. Үткән ел 85 еллыгы уңаенннан китабын да чыгардык», диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

  • Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.
news_right_1
news_right_2
news_bot