Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен әзерләүгә 7,4 млн сум юнәлдереләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен әзерләүгә 7,4 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Документлар нигезендә, тәэмин итүчегә планка, вакытлыча эләктергеч, футляр белән комплектта 125 данә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален, 40 «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 20 «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале, 50 «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, атказанган хезмәткәр мактаулы исеме бирелү хөрмәтенә 390 күкрәк тамгасы, шулай ук 2шәр «Халык укытучысы», «Халык артисты», «Халык рәссамы», «Халык шагыйре» һәм «Халык язучысы» күкрәк билгесе әзерләргә кирәк була.
Моннан тыш, башкаручы 60 данә дәүләт бүләкләренә вакытлыча эләктергеч куярга тиеш. Тендерда катнашуга гаризаларны 12 августка кадәр бирергә мөмкин, тәэмин итүчене берничә көннән, 14 августта билгеләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз