news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы 25 апрельгә билгеләнгән

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы утырышы көн тәртибендә парламентарийларда сорау тудыручы закон проектлары бар, дип белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы 25 апрельгә билгеләнгән
Рамиль Гали

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37нче утырышы 25 апрельгә билгеләнгән. Бүген Парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Бу көнне парламентарийлар 41 мәсьәлә, шул исәптән республиканың 13 закон проектын, 23 федераль закон проектын һәм Ленинград өлкәсендәге закон чыгаручыларының  бер тәкъдимен карауны планлаштыралар. Депутатлар беренче укылышта 8 закон проектын караячак. Алар арасында “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында”гы, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары бар. Шулай ук утырышның көн тәртибендә Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентларына керемнәре булмаганда салым түләмәүне рөхсәт итү турындагы һәм чүп яндыру заводын урнаштыру турындагы закон проектлары бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина 25 апрельдә Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк, дип белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышта башкарылган эшләре буенча хисап тотачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышның көн тәртибенә мөһим мәсьәләләр кертелүен искәртте. “Депутатларда кызыксыну һәм сораулар тудырачак мәсьәләләр дә бар”, – диде ул.

Президиум утырышында бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты эксперт советына үзгәрешләр кертелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100