news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33 нче утырышының дәвамы башланды

Көн тәртибенә 37 мәсьәлә куелган.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышының дәвамы башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм башкалар катнашуын әйтте. 

Искәртеп үтик, 8 нче ноябрь көнне 33 нче утырышны дәвам иттерү турында карар кабул ителде. Президиум утырышында бүгенге утырышның көн үзәгенә барлыгы 15 мәсьәлә куелган иде. Бу минутларда депутатлар комитетлар исеменнән тагын өстәмә сораулар кертте һәм мәсьәләләр саны 37 гә җиткерелде.

Бүген депутатлар Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсен караячак. “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” закон проектлары икенче укылышка тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100