news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы узачак

Анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон проектлары каралачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы узачак
архив prav.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында Иҗтимагый яшьләр палатасының 10 нчы утырышының дәвамы узачак. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн тәртибенә "Татарстан Республикасында яшь белгеч турында" Татарстан Республикасы закон проекты турындагы мәсьәлә куелган. Аның буенча хезмәт, мәшгульлек һәм инновацион үсеш буенча комиссия әгъзасы Ринат Садыйков чыгыш ясаячак.

Шулай ук "Россия Федерациясенең йорт яны территорияләрендә тәмәке тартуны көйләү буенча аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын эшләү буенча эшче төркем булдыру, "Татарстанда үзшөгыльле гражданнарның исемлеген киңәйтү турында" Татарстан Республикасы закон проекты, "Россия Федерациясендә патриотик тәрбия турында" федераль закон проектына тәкъдимнәр кертү буенча эшче төркем булдыру һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100