news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль символлары” белешмә китабы басылып чыкты

Китап Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм Дәүләт гербының 25 еллыгына багышланган.

“Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль символлары” белешмә китабы басылып чыкты
Михаил Захаров

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты “Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль символлары” дип аталган белешмә китап әзерләп чыгарган. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында институт галимнәре әлеге басманы тәкъдим иттеләр.

Матбугат конференциясендә Институт директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев, директор урынбасары Фәрит Ялалов һәм Институтның Энциклопедия үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин катнашты.

Катнашучылар, китапны тәкъдим итеп, Татарстан АССР төзелгән чордан башлап дәүләт символларына төрле үзгәрешләр кертелүен, әлеге үзгәрешләрнең китапта чагылыш табуын билгеләп уздылар.

Китап Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм Дәүләт гербының 25 еллыгына багышланган һәм ул Президентның сәламләү сүзләре белән ачыла. Китапта Татарстан Социалистик Совет Республикасы Конституциясенең 1926 елгы проекты, 1937 елгы Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы Конституциясе, 1978 елгы Конституция, 1992 елгы Татарстан Республикасы Конституциясе; республиканың Декреты, Декларациясе һәм Шартнамәсеннән өзекләр китерелгән. Белешмәлектә республиканың 1920, 1926, 1937, 1978, 1992 елгы герблары, төрле еллардагы флаглары белән танышырга мөмкин. Китапта зур урынны Татарстан Республикасы муниципадь районнары һәм шәһәрләре символлары алып тора.

Белешмәлек Татарстан китап нәшриятында 2000 данә тираж белән басылып чыккан. Институт вәкилләре хәбәр итүенчә, ул районнарга планлы төстә бүленми, ә төрле чараларда таратыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot