news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе турында” ТР закон проекты кабул ителде

Алдагы закон проектыннан “Татарстан Республикасының беренче Президенты” диелгән булса, хәзер “беренче” сүзе алынган

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе турында”гы ТР закон проектын тулаем икенче укылышта 75 тавыш белән (6 депутат “каршы” дип тавыш бирде) кабул итте.

Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан закон чыгару иницитивасы тәртибендә кертелә.

Закон проекты белән республикада, үз вакаләтләрен үтәвен туктаткан ТР Президентының тәҗрибәсеннән һәм белеменнән, Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм башка төрле үсеше өчен, һәрьяклап файдалану максатыннан, РФ Конституциясенең 73 һәм 76 статьялары, ТР Конституциясенең 4 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе дигән яңа вазифа гамәлгә куела. Бу вазифага Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнә (ягъни алдагы закон проектыннан “Татарстан Республикасының беренче Президенты” диелгән булса, хәзер “беренче” сүзе алынган).

“Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе” ТР закон проекты ТР Дәүләт киңәшчесенең статусын, аны вазифасына билгеләп кую һәм вазифасыннан азат итү тәртибен, аның компетенциясен, эшчәнлеген оештыру рәвешен һәм шартларын, төп бурычларын һәм хокукларын билгели. Дәүләт киңәшчесенең төп бурычларыннан берсе ТР дәүләт хакимияте органнарына үз вәкаләтләрен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыруда ярдәм итүдән гыйбарәт була.

Проектта ТР Дәүләт киңәшчесенең Татарстан Республикасы дәүләт вазифасына һәм ТР дәүләт граждан хезмәте вазифасына карамавы күздә тотыла. Дәүләт киңәшчесенә хезмәт хакы түләү каралмаган. Закон проектында шушы вазифаны биләүченең ТР Президенты Аппараты структурасына керә торган үз секретариаты булуы, эшчәнлеге исә ТР бюджеты хисабына, ТР бюджеты турындагы законда ТР Президенты Аппаратын тотуга каралган чыгымнар чикләрендә гамәлгә ашырылуы турында әйтелә. Республикада уздырыла торган чараларда ТР Президентыннан соң икенче урында булган ТР Дәүләт киңәшчесенең даими эш урыны һәм протокол дәрәҗәсе – Казан ш., Кремль.



news_right_1
news_right_2
news_bot