news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы бара

Бәйгегә ике яңа номинация кертү төп үзгәреш булды.

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы һәм “1000 идея” инновацион проектлар программасы башланды. Конкурс яңа форматта гамәлгә куелачак, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Бүген бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Pulsar Venture Capital директоры Павел Королёв сөйләде.

“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” XIV республика конкурсы 2018 елның 1 гыйнварыннан башланды. Ике яңа номинация кертү төп үзгәреш булды.

“1000 идея” инновацион проектлар программасы да яңа форматта башлана, фәнни технология компанияләре булдыру фаразлана.

Кертелгән үзгәрешләр Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларында технологик эшкуарлар санын арттыруга юнәлтелгән. Бер проектны финанслауның суммасы булган бюджетны яңадан бүлү хисабына 3 млн.нан 20 млн.га кадәр артачак. Проектны гамәлгә ашыру вакыты нәтиҗәле рәвештә 3,5 елдан 1,5 елга кадәр кими, диелә әлеге хәбәрдә.

Республика икътисадына кертелгән инновацион проектларны арттыру һәм яңа югары квалификацияле эш урыннары барлыкка килү эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100