news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына яңа җитәкче билгеләнде

2006-2011 елларда Анна Корнилова ТР буенча Кадастр палатасында әйдәп баручы вазифалар биләгән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Анна Корнилова Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына җитәкче итеп билгеләнде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның 9 августында Анна Олеговна Корнилова Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Анна Корнилова сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының эшчәнлеге күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, шул исәптән эшчәнлекнең яңа төрләрен үстерү хисабына, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасы директоры вазифаларын башкаручы Анна Корнилова 2006 елда «Предприятиедә икътисад һәм идарә итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. 2006-2011 елларда ТР буенча Кадастр палатасында әйдәп баручы вазифалар биләгән. 2011-2019 елларда ТР буенча Росреестр идарәсенең Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры бүлек башлыгы булган.

  • Быел февральдә Ленара Мозаффарова, Күпфункцияле үзәкләр челтәрен үстерү өчен, ТР буенча Кадастр палатасы башлыгы вазифасыннан китте. Аннан соң директор вазифаларын Алмаз Абдрахманов һәм Антон Самойлов башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100