news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Түбән Камада гражданнарны кабул итә

Гражданнарны кабул итү 30 гыйнвардан 2 февральгә кадәр җәмәгать кабул итү бүмәсендә уза.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор 30 гыйнвардан 2 февральгә кадәр җәмәгать кабул итү бүмәсендә гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 гыйнвар көнне 15.00 алып, 17.00 кадәр адвокат барлык теләк белдерүчеләр белән очрашачак.

31 гыйнвар көнне 15.00 алып, 17.00 кадәр гражданнарны Түбән Кама нотариаль төбәгенең нотариусы кабул итәчәк.

2 февраль көнне 10.00-12.00 сәгатьләрдә кешеләрне юрист, шул ук көнне 15.00-17.00 сәгатьләрдә гражданнарны Түбән Кама муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлсирин Җамалиева кабул итәчәк. Шул ук вакытта Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы да эшләячәк.

8 (8555) 36-05-62 телефон номеры буенча алдан язылу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot