Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасы белән Ростов өлкәсе мөфтиләре үзара хезмәттәшлек турында килеште
Рәсми документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ростов өлкәсе мөфтие Флүр хәзрәт Арсланов кул куйды
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды. Әлеге документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ростов өлкәсе мөфтие Флүр хәзрәт Арсланов кул куйды.
Килешү, тәҗрибә уртаклашу, белем күтәрү максатыннан, ике төбәк дин әһелләре, мөгаллимнәре, мәдрәсә шәкертләре арасында элемтәләрне ныгыту; дини әдәбият, дәреслекләр белән тәэмин итүдә; хәләл-индустрия тармаган үстерүдә; Ислам нигезләрен, татар телен, тарихын, мәдәниятен, рухи мирасны өйрәтүче якшәмбе мәктәпләрен оештыруда булышлык күрсәтү кебек мәсьәләләрне колачлый.
Бүген мөфтияттә үзара хезмәттәшлек итәргә килешкән дин әһелләре мөселман өммәтенә кагылышлы вәзгыять хакында да фикерләштеләр. Яшь буынга рухи мирасны өйрәтү, дини гыйлем бирү, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү мөһимлеге ассызыкланды.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз