news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы белән Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды

Килешү текстына Рөстәм Миңнеханов, Анатолий Торкунов һәм Валерий Салыгин кул куйды

 (Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (университеты) - МГИМО һәм әлеге уку йортының Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.

Документка Казан Кремлендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У) ректоры, профессор Анатолий Торкуновның Татарстанга эш сәфәре кысаларында кул куелды. Килешү текстына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия  Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У) ректоры Анатолий Торкунов, һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У)ның Халыкара энергетика сәясәте һәм дипломатия институты директоры Валерий Салыгин имза салды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ (У) ректоры Анатолий Торкунов очрашу уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

«Без үзара мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең югары уку йортыгыз Татарстан Республикасы үсеше өчен күп эшләр башкарды, бигрәк тә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә, МДХМИны тәмамлаган 70тән артык хезмәткәр төрле тармакларда эшли». Шулар арасында карьерасының башында Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе булып эшләгән Тимур Шаһивәлиев та бар, аннары ул «Алабуга» махсус икътисади зонасы үсеше белән шөгыльләнде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, республика икътисады нигезен нефть чыгару, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм башкалар тәшкил итә, дип белдерде.

Татарстан белән МДХМИ арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге вәкиллекләре өчен кадрлар әзерләү программасы булырга, кадрлар белемен арттыру өчен курслар оештырылырга тиеш. Безгә аерым күнекмәләре булган кадрлар кирәк, диде ул, бу энергетика, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармаклары, башка эре сәнәгать предприятиеләре өчен бик актуаль. Татарстан икътисады экспортка юнәлешле, дип билгеләп үтте ул, безнең партнерлар бүген – бөтен дөнья, без Африкада, Көньяк-Көнчыгыш Азииядә, Фарсы култыгы зонасында багланышлар урнаштырабыз.

Татарстан Республикасы Президенты, бүгенге Килешүгә имза салу төбәк белән МДХМИ арасында республика өчен гаять кирәкле кадрлар әзерләү хезмәттәшлеге үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100