news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек салды

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көнья Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне билгели. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек куйды. Чара Көньяк Моравия краеның Администрациясе бинасында (Брно ш., Чехия Республикасы) Татарстан делегациясенең край җитәкчелеге белән очрашу кысаларында узды.

Гашек әфәнде очрашуда ассызыклаганча, Татарстан Көньяк Моравия өчен бик күп өлкәләрдә үрнәк булып тора. Авыл хуҗалыгы крае була торып, әлеге төбәк эшчәнлеге, Татарстан кебек, югары белемле кадрларга нигезләнгән икътисад үсешенә юнәлтелгән.

Фән, инновацияләрне эшләү һәм кертү – Килешүне имзалаганнан соң, тагын да көчәя торган багланышлар өлкәсе ул.

Рөстәм Миңнеханов Гейтманга, Көньяк Моравиягә килү һәм алга таба багланышларны дәвам итү теләге, документта беркетү мөмкинлеге өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Без Көньяк Моравия крае белән багланышларны фән һәм мәгариф, бизнес үсеше өлкәсендә, уртак предприятиеләр булдыруда, инновацион технологияләрне кертү өлкәләрендә киңәйтү яклы», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан һәм Чехия предприятиеләренең җиңел сәнәгать, җиһазлар һәм машина төзелеше кластерында, заманча технологияләр, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү потенциалы бик зур. «Имзаланучы Килешү безнең регионнарның конкурентлыкка сәләтлеген үстерәчәк, безнең бизнес даирәләрнең багланышларын үстерүгә, Россия-Чехия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип ышаныч баглады Татарстан Президенты.

Соңрак Көньяк Моравия крае Гейтманы Чехия массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсендә раслаганча, Россия Федерациясе, аерым алганда, Татарстан Республикасы, – Чехия өчен ышанычлы һәм перспектив партнер. Россия һәм Евроберлек (ЕС) арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр Татарстан белән Көньяк Моравия арасындагы төбәкара дуслыкка берничек тә тәэсир итми.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100