news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан республикасы белән Алтай арасында авиаочышлар башланды

Авиаочышлар Россиядә эчке туризмны үстерү федераль программасы ярдәмендә гамәлгә керде, рейсларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе башкара.

 (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген, 17 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 2дә "Казан" Халыкара аэропортыннан Алтай Республикасына туры даими рейс гамәлгә ашырылды. Бүген лайнер 11 сәгатьтә Таулы Алтай-Казан рейсы буенча кире дә кайтты.

Бу юнәлештә авиаочышлар оештыру Россия Федерациясендә эчке туризмны үстерү федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. Август ахырында Татарстан башкаласы белән Таулы Алтай арасында авиаочышларны тормышка ашыру тендерын «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе откан иде. 2 сентябрьдә авиакомпания рейслар атнага ике тапкыр - шимбә һәм дүшәмбе гамәлгә ашырылачак, дип белдерде.

«Казан – Таулы Алтай – Казан маршруты буенча авиаочышлар РФ Хөкүмәте законына нигезләнеп, федераль бюджеттан субсидияләнә. Ул яшь буенча чикләүләргә кагылмыйча, барлык категория гражданнарына, теләсә кайсы илдән килүчеләргә тәкъдим ителә", - дип белдерделәр авиакомпаниядә яңа маршрут турында.

Федераль субсидия ярдәме белән билетның минималь бәясе 5825 сум тәшкил итә, ягулык җыемнары алынмый. Самолет 4 сәгать оча. Элек Алтайга Мәскәү аша гына барып була иде.

Казан-Таулы Алтай рейсының беренче пассажирлары - 44 кеше булды. Аларны аэропортта оркестр, милли костюмнар кигән артистлар һәм татлы ризыклар белән каршы алдылар. Пассажирларны Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников, Алтай крае татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Әминов һәм башка рәсми затлар сәламләде.

Яңа маршрутны ачу тантанасында Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге башлыгы Фәрит Уразаев һәм «ЮВТ Аэро» генераль директоры Петр Трубаев катнашты.

"Авиакомпания Казан - Таулы Алтай һәм Таулы Алтай - Казан туры рейсларыннан тыш, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь һәм Воронеждан очкан пассажирларга Казан аша һәм кире юнәлештә трансфер авиаочышлар тәкъдим итәчәк", - дип ачыклык кертте «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе вәкиле Ләйсән Садыйкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100