Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы башкаласында граффити эскизлары конкурсы старт алды
Казан глобаль яшьләр саммитын үткәрү кысаларында республика башкаласында «Мәдәни код: күптөрлелектәге бердәмлек» граффити эскизлары конкурсы старт ала. Җиңүче эскиз саммитның визуаль акценты булачак һәм шәһәрнең бер бинасының фасадын бизәячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәдәни код: күптөрлелектәге бердәмлек» бәйгесендә катнашу өчен дәгъвачыларга түбәндәге темаларның берсенә эскизлар төзергә кирәк: «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы», «Мәдәни код: күптөрлелектәге бердәмлек», «Милләтара диалог культурасы», «Казан – яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре» һәм «Берләштерүче сәнгать».
Алга таба рәссамнар һәм дизайнерларга 20 июльгә кадәр JPG, PNG яки PDF форматында беркетелгән граффити эскизы белән сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Иң яхшы эшләрне эксперт жюрие сайлаячак, ә җиңүче эскизны Казан биналарының берсенең фасадында урнаштырачаклар, ул Саммит 2025 программасының визуаль акценты булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан глобаль яшьләр саммиты 2022 елдан бирле ел саен уза, ул вакытта Казан «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы – 2022» статусына ия булды. Саммит – тәҗрибә алмашу һәм тормышның төрле өлкәләрендә яшьләр сәясәтенең иң яхшы тәҗрибәләрен эзләү өчен уникаль белем бирү һәм эксперт мәйданчыгы, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз