Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы башкаласында гомумшәһәр өмәсе 25 апрельдә узачак
Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык булачак. Гомумшәһәр өмәсенә шәһәр халкы һәм оешмалар хезмәткәрләре 25 апрельдә җыелачак. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Өмәдә юлларны, квартал эчендәге узу юлларын, ишегалларын, парклар һәм скверларны чүп-чардан чистартачаклар, агачлар һәм куаклар утыртачаклар. Шулай ук чүп контейнерлары куелган мәйданчыкларны, тукталыш чатырларын, сфетофорларны, юл билгеләрен, яктырту терәкләрен тәртипкә китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган елны шәһәр өмәсендә 36 мең казанлы, 2 меңнән артык предприятие һәм учреждение катнашты. Шәһәр территориясенең 100 урынында чистарту эшләре башкарылды, 14 санкцияләнмәгән чүплек бетерелде, калдыкларны күмү полигоннарына 8 мең кубометрдан артык чүп чыгардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз