news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстан Республикасы башкаласы статусы махсус закон белән регламентлаштырылачак

^Татарстан Республикасы башкаласы статусы махсус закон белән регламентлаштырылачак

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Дәүләт Советының алдагы сессиясендә беренче укылышта каралачак “Татарстан Республикасы башкаласы статусы турыда”гы яңа закон Казанга республика башкаласы вазифаларын беркетәчәк.

“ТР башкаласы статусы турында”гы закон проекты бүген парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Закон проект нигезендә, Татарстан башкаласы төшенчәсе һәм статусы турындагы мәсьәләне җайга салу, Казан башкала вазифаларын башкарганда ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының катнашу чикләрен билгеләү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, закон проектында ТР дәүләт хакимияте органнары карамагындагы биналарга, корылмаларга милек мәсьәләләрен, муниципаль милектә булган җир мәйданнарын ТР дәүләт хакимияте органнарына, РФ субъектлары вәкиллекләренә һәм чит ил вәкиллекләренә бирү мәсьәләләрен көйләү карала.

Депутатларда закон проектының “Казан шәһәре” муниципаль берләшмәсенең Татарстан башкаласы вазифаларын башкаруга бәйле рәвештә бюджет чыгымнарын каплау турындагы 10нчы маддәсе күп сораулар кузгатты. Чыгымнарны каплау республика казнасыннан субвенцияләр хисабына булачак дип ниятләнә. Аларның күләме чираттагы финанс елына ТР бюджеты турындагы законда аерым пунктта билгеләнәчәк дип планлаштырыла. Закон проектын әзерләүчеләр сүзләренә караганда, Казан өчен бу – яңа практика. Шул ук вакытта документны әзерләгәндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижевск, Йошкар-Оланың башкала вазифаларын финанс яктан тәэмин итү тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Депутат Марат Хәйруллин фикеренчә, закон проектын эшләгәндә Татарстан башкаласының тарихи-мәдәни аспекты төшеп алган. “Күпләр Казан турында ТРның административ үзәге генә түгел, ә бөтен дөнья татарлары башкаласы буларак сөйли. Мин мондый төшенчәнең юридик статусы булмавы турында яхшы аңлыйм, шуңа да карамастан, закон проектында тарихи, мәдәни һәм мәгърифәтчелек карашлары чагылыш табарга тиеш, дип уйлыйм”, - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot