Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасы бал җитештерү буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керде
2022 елда Татарстанда 4,1 мең тонна бал җитештерелгән. Республика Россия баллы төбәкләренең алдынгы бишлегенә керде, алар арасында: Башкортстан, Алтай крае, Воронеж өлкәсе һәм Краснодар крае бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
2022 ел йомгаклары буенча Россиядә 67 мең тоннадан артык бал җитештерелгән. 2017 елдан бирле бал җитештерү елга уртача 1 процент үсеп бара.
Рәсми статистика белешмәләре буенча 2022 елда Россия Федерациясендә 2,7 млн умарта күче исәпләнә, шуларның 93,6 проценты шәхси хуҗалыкларда, 1,7 проценты авыл хуҗалыгы оешмаларында, 4,6 проценты крестьян (фермер) хуҗалыкларында тупланган.
Шул ук вакытта, КФХларда бал җитештерү тизрәк үсә, 2022 елда үсеш 14,3 процент булды, барлык категория хуҗалыкларда - 3,8 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз