news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы авылда спортны үстерү буенча пилот төбәк булачак

Төбәк һәм федераль спорт министрлыгы арасында тиешле килешүгә кул куелды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы авылда спортны үстерү буенча пилот төбәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 апрельдә Россия Федерациясе Спорт министрлыгында «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты буенча киңәшмә кысаларында ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды. Анда авыл территорияләрендә халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү модельләрен һәм механизмнарын эшләү буенча эксперименталь мәйданчык булдыру күздә тотыла. 

Имзаларны Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары, «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты җитәкчесе Марина Томилова һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов куйды.

Килешү авыл территорияләрендә халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү процессын фәнни-методик тәэмин итүне камилләштерү, тиешле физкультура-спорт чараларын мәгълүмати яктан тәэмин итү, Россия Федерациясе территориясендә алга таба таралу максатларында җәлеп итү модельләрен һәм механизмнарын эшләү һәм тәҗрибәне гомумиләштерү кебек эш юнәлешләрен күздә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100