news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы 2010 елга бюджеты чыгымнары 416 095, 3 мең сумга арта

111 тљзђтмђнећ 35е – ТР Хљкњмђтеннђн, калганнары Дђњлђт Советы џђм КПРФ фракциясе депутатларыннан

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашучылар “Татарстан Республикасының 2010 елга бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте. Билгеле булганча, әлеге закон проекты беренче укылышта 5 ноябрьдә кабул ителгән иде.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына карата 111 төзәтмә кергән. Шуның 35е – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары Дәүләт Советы һәм КПРФ фракциясе депутатларыннан. Комитет утырышында фикер алышу вакытында төзәтмәләрнең 35е кабул ителүгә тәкъдим ителгән, 15е кире кагылган, калган төзәтмәләр кире алынган.
Аерым алганда, кабул ителүгә тәкъдим ителгән алты төзәтмә ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондына бюджетара трансфертларның артуы белән бәйле. Фондка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә тотыласы 777,6 млн. сум күләмендә чыгымны тапшырырга тәкъдим ителә.
Төзәтмәләрнең берсе белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының чыгымнарын 293,9 млн. сумга арттыру тәкъдим ителә. Бу сумманың 17 млн. сумы – медикаментлар, туклану продуктлары, штаттан тыш хезмәткәрләргә эш хакы түләү, медицина хезмәтләренә, 276,9 млн. сумы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә китәчәк.
Тагын бер төзәтмә белән, электрон товар-мәгълүмат системасын тоту өчен, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыкның чыгымнарын 7 706,4 мең сумга арттырырга тәкъдим ителә.
“Казан Кремле” музей-ядкәрлегенә, комплекс объектларын саклау һәм янгынга каршы тору чараларына, инженерлык системаларына хезмәт күрсәтү, музей коллекцияләрен туплауга 6 345,5 мең сум күләмендә акча сорала.
ТР Хөкүмәте шулай ук ятим һәм караучысыз калган, опекага бирелгән балаларны торак белән тәэмин итү өчен бюджетка 50 млн. сум күләмендәге чыгымны кертергә тәкъдим итә.
Шулай ук закон проектына ТР Фәннәр академиясе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы чыгымнарын арттыруга юнәлтелгән төзәтмәләр кертелә. Шулай итеп, чыгымнарны барлыгы 416 095,3 мең сумга арттырырга тәкъдим ителә. Бу хакта парламентның матбугат үзәге үәбәр итә.
Бүген фикер алышу вакытында КПРФ фракциясе әгъзалары 2009-2011 елларга ТРның дәүләт музейлары һәм музей-ядкәрлекләрен саклау һәм үстерү өчен, югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә, хезмәт ветераннарына социаль яклауга, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортларга финанслауны арттыруны сорады. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов картлар йортларында яшәүчеләрдән чәйнек, суыткыч өчен өстәмә түләүләр таләп итүләрен билгеләп үтте.

Сессия утырышында катнашучы ТР Президенты Минтимер Шәймиев өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортларга финанслауны арттыру мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, караучылары була торып та, картлар йортларында яшәүчеләрнең балалары турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә чыгару зарур. “Аларның кайсысының балалары картлар йортына телевизор яки суыткыч алып биргән? Дәүләт моны үз өстенә күпме алырга тиеш?” – диде Президент. М.Шәймиев фикеренчә, кешенең үзе өчен үзе җавап бирүе, иҗтимагый тормышка җайлашуы зарур.

Илбашы картлар йортларында яшәүчеләрнең балалары турындагы мәгълүматны туплау буенча урыннардагы депутатлар белән берлектә эш итәргә чакырды. “Ул чакта ата-аналарын, әби-бабаларын бу учреждениеләргә бирергә теләүчеләрнең саны кимрәк булыр. Кешеләр бит әле балалар йортыннан да бала алып тәрбияли”, - диде Президент, бер дә туганнары булмаганнарны дәүләтнең үз ярдәменнән ташламаячагын белдереп. Ул шулай ук ата-аналарын караудан баш тарткан затларның хезмәт хакларыннан билгеле бер күләмдә акча тотып калу юлын да тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100