news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары хатын-кызның аналык бизеннән теш алган

Татарстан Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологлары пациентның аналык бизеннән теш алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профилактик тикшерү вакытында 28 яшьлек хатын-кызның аналык бизендә яман булмаган шеш тапканнар. Пациентны Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлегенә операциягә җибәргәннәр.

Акушер-гинеколог Роза Тураева сөйләвенчә, алты сантиметрлы шеш эчендә тештән тыш чәчләр һәм май тукымасы да булган. Операцияне 30 минутта ясаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot