news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан республика балалар хастаханәсендә Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды

Татарстан республика балалар хастаханәсендә Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды

Бүген Татарстан республика балалар клиник хастаханәсендә Балаларны яклау көненә багышланган традицион чара узды. Бәйрәм Онкология, гематология һәм хирургия үзәге янында оештырылды.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен хәйрия акциясе элементлары белән бай программа әзерләнгән иде: әкият персонажлары булып киенгән курчаклар, интерактив мәйданчыклар, мәдәни-күңел ачу номерлары, артистлар чыгышлары. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль таба алган – тыныч кына утырып эшли торган мастер-класслар да, күңелле эстафеталар да булган.

«Сезне Балаларны яклау көне белән котлыйм. Бүген безнең балалар сәламәтлеген саклау үзәгендә, Россия Федерациясендәге иң яхшы хастаханәләренең берсендә җыелуыбыз да символик мәгънәгә ия. Хастаханәнең меңләгән кешедән торган коллективы балаларыбыз сәламәт булсын, алар тырышып укысын, илебезнең лаеклы һәм сәламәт гражданнары булып үссен өчен көн саен көч куя», — дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.



Фото: Татарстан республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot