news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарының мәдәни мирас объектлары каталогы булдырылган

Каталогны тәкъдим итү Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана.

Татарстан районнарының мәдәни мирас объектлары каталогы булдырылган
Рамил Гали

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 19 апрельдә, Татарстан Мәдәният министрлыгында мәдәни мирас объектларының электрон басмасын тәкъдим итү була. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каталогны әзерләү һәм бастыру “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү” максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган. Әлеге басма 2016 елга актуальләштерелгән Татарстан Республикасы административ районнарында урнашкан мәдәни мирас объектлары каталогы рәвешендә.

Тәкъдим итү Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot