news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарының кайберләре уракка төште – исемлек

Берничә көн эчендә 1300 гектар мәйданнан 6 мең тонна ашлык җыеп алынган.

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанның кайбер районнары уракка төште. Берничә көн эчендә 1300 гектар мәйданнан 6 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Гектар уңышы уртача 44,3 центнер тәшкил итә. Бу хакта бүген муниципаль районнар белән видеокүпер барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Əхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, беренче булып уракка Зәй районы төшкән. Шулай ук Аксубай, Нурлат, Əлки, Азнакай районнары да уңышны җыеп алуга керешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot