news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарының берсендә татар милли ризыгы конвейеры төзеләчәк

Казанда “Түбәтәй” бургер-кинглар белән янәшә басачак.

Татарстан районнарының берсендә татар милли ризыгы конвейеры төзеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Түбәтәй” беренче татар хәләл тиз туклану челтәре быел Казанда фуд-корт ноктасын ачарга тели. Бу хакта“Түбәтәй” проекты авторы, татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин “Татар-информ” хәбәрчесенә VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы тәмамланганнан соң белдерде. “Түбәтәй” бургер-кинглар белән бер рәткә бассын дибез”, - диде ул.

Солтан Сафин “Түбәтәй”нең быел Свердловск, Новосибирск, Сургутка да киләчәген әйтте.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, татар милли ризыгы конвейерын булдыру буенча да эш алып барыла. “Хәзер Инвестиция үсеш агентлыгы белән инвестицияләр, агросәнәгать мәйданчыгы эзлибез. Татарстанда да, әле беркайда да татар ризыкларын җитештерә торган конвейер юк, бөтен җирдә кул белән эшлиләр. Ә без татар милли камыр ашларын машина ясасын дип, алга тагын бер адым атларга телибез. Әлеге максатларда  җиһаз-җайланмалар алу өчен, инвестицияләр, агросәнәгать мәйданчыкларында урын кирәк. Иң авыр мәсьәлә инвестиция инде. Әгәр бу проект тормышка ашса, татар милли ризыклары экспортка чыгачак. Кулдан эшләнгән әйберләр Татарстанга, Россиягә генә җитә, ләкин чит илләргә җибәрү кыенрак”, - ди Солтан Сафин.

Конвейерның әлегә Татарстанның кайсы районында булачагы билгеле түгел. “Казанда булмас ул, мөгаен, чөнки, беренчедән, ул --  җитештерү мәйданы, аңа урын күп кирәк; икенчедән, авылда яшәүче эшче көчләр кирәк. Теләче, Биектау, Югары Ослан һәм башка районнарны карадык, хәзер менә иң кулаен сайлыйбыз”, - диде әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100