news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында яуган яңгырлар урып-җыю эшләрен акрынайткан

Бер тәүлектә 12 мең гектар мәйданда ашлык суктырылган, 31 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган.

Татарстан районнарында яуган яңгырлар урып-җыю эшләрен акрынайткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның күпчелек районында явып узган яңгырлар, гомумән, республика буенча урып-җыю эшләрен акрынайттылар. Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып 490 меңнән артык гектардан ашлык суктырылган, бу планның 33 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган тәүлектә 12,3 мең гектар иген суктырылган, 30,9 мең тонна ашлык җыеп алынган.

Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алу буенча республиканың Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнары алдынгы урында

Төбәктә 1 млн 397,4 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптән 937,8 мең тонна көзге бодай, 242,4 мең тонна көзге арыш, 161,2 мең тонна арпа һәм 38,6 тонна борчак җыеп алынган.

Сарман, Тәтеш, Зәй, Алексеевск, Буа һәм Әлки районнары - иң күп уңыш җыеп алучылар.

Татарстан буенча гектардан уртача уңыш 28,5 ц тәшкил итә. Бөртеклеләр уңышы буенча Зәй, Сарман, Актаныш, Нурлат, Тукай, Тәтеш һәм Кукмара районнары аерылып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100