news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарында ташландык йортларны һәм җирләрне барлыйлар

Беренче инвентаризация Югары Ослан һәм Биектау районнарында узачак.

Татарстан районнарында ташландык йортларны һәм җирләрне барлыйлар
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның Югары Ослан һәм Биектау районнарында Техник инвентаризация бюросы (БТИ) хезмәткәрләре ташландык йортларны һәм җирләрне барларга җыена. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың яңа проекты турында Татарстанның “БТИ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лена Хәмзина хәбәр итте.

“Беренче итеп Биектау һәм Югары Ослан районнары тикшерелә. Бу проектта БТИ һәм Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнаша. Чара бакча амнистиясе кысаларында үткәрелә. Авыл җирлекләрендә хуҗалары вафат булган ташландык йортлар бар, ә туганнары мирас итеп алырга теләми. Кешеләргә шәһәрдән еракта урнашкан, сатылмый торган йортлар кирәкми. Республика башлаган инвентаризация шундый йортларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Муниципалитетлар йортларны үзенә рәсмиләштерәчәк, ә аннары сатачак”, - дидие спикер.

Хәмзина фикеренчә, ташландык йортлар Татарстанның һәр авылында бар. Яңа проект кысаларында тупланган тәҗрибә бөтен республика буенча таратылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot