news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башлана

Конкурсның Баулыдагы сайлап алу турында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә.

Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башлана
архив

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгәдән Татарстан районнарында XXI «Созвездие-Йолдызлык» ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары старт ала. Фестивальнең зона этаплары, традиция буенча, республиканың көньяк-көнчыгышыннан башлана.

«26-28 февральдә „Созвездие-Йолдызлык“ финалына чыгу хокукы өчен көрәш Баулының Җәлил исемендәге мәдәният йортында узачак. Бирегә республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан иҗади яшьләр киләчәк», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Конкурсның Баулыдагы зона этабында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә. Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Җырга иң яхшы текст», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәк.

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына дөнья чемпионы, бал биюләре буенча өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов өстәлә.

Жюри әгъзалары конкурсантларга бәя биреп кенә калмыйча, катнашучылар өчен мастер-класслар да бирәчәк һәм фестивальнең түгәрәк өстәлләрендә катнашачак. Барлык чаралар да санитар нормаларга туры китереп, тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Фестивальнең зона этаплары 2-3 мартта — Зәйдә, 6-7 мартта — Актанышта, 9-10 мартта — Чаллыда, 13-14 мартта — Чирмешәндә, 16-18 мартта — Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта — Балык Бистәсендә, 24-25 мартта — Апаста, 27-28 мартта — Яшел Үзәндә узачак.


  • Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
  •  «Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак.
  • Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot