Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан районнарында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең осталык дәресләре узды
Республикада «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары башланды.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этапларына әзерлек кысаларында махсус чакырылган Россия һәм Татарстанның сәнгать эшлеклеләре катнашында Татарстан районнарында мастер-класслар сериясе тәмамланды.
«Сәхнә осталары белән иҗади очрашуларның соңгысы республиканың Алексеевск районында булды», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Катнашучылар алдында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Дорога из города» бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, Иосиф Кобзон исемендәге театр сәнгате институтының вокал буенча өлкән укытучысы Владимир Шнитко һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең алып баручысы Марина Ясельская чыгыш ясаган.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары башланды. Алар 2-3 мартта — Зәйдә, 6-7 мартта — Актанышта, 9-10 мартта — Чаллыда, 13-14 мартта — Чирмешәндә, 16-18 мартта — Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта — Балык Бистәсендә, 24-25 мартта — Апаста, 27-28 мартта — Яшел Үзәндә узачак.
Суперфинал 17-21 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз