Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан районнарында пар басуларын эшкәртәләр
Республика буенча бу эшкә 400гә якын агрегат җәлеп ителгән, 312 мең га мәйдан эшкәртелгән
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Татарстан районнарында пар басуларын эшкәртү бара. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу атнада Татарстан муниципаль районнарында пар басуларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза. Аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары катнаша.
Киңәшмәләр барышында пар басуларын эшкәрткәндә авыл хуҗалыгы техникасынннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре карала, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Республика буенча бу эшкә 400гә якын агрегат җәлеп ителгән. 21 июньгә 312 мең га мәйдан эшкәртелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз