news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында “Кино төне” оештыралар

Казанда киноленталар Аксенов исемендәге скверда һәм Горки-Әмәт урман-паркында күрсәтелә.

Татарстан районнарында “Кино төне” оештыралар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). 25 августта Татарстанда өченче тапкыр “Кино төне” бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бу көнне халыкка популяр Россия фильмнары күрсәтелә. Фильмнарны күрсәтүгә тавыш бирү ТАСС мәгълүмат агентлыгы сайтында барды. Исемлектә барлыгы 26 фильм иде. Тамашачылар үз тавышларын теләсә кайсы фильмга бирә алды.

Халык онлайн-тавыш бирүендә Ким Дружининның “Танки”, Дмитрий Тюринның “Рубеж” һәм Дмитрий Дьяченконың “Последний богатырь” фильмнары лидер булды. Дүртенче урынны Антон Мегердичевның “Движение вверх”ы алды. Сигезенче урында Егор Барановның “Гоголь. Вий” булды. Исемлектә шулай ук Константин Хабенскиның “Собибор” (12нче урын) һәм Алексей Учительнең шактый шау-шу тудырган “Матильда” мелодрамасы (14нче урын) бар.

  • “Кино төне” бөтенроссия акциясе 2016 елдан бирле уза. Узган ел акция республиканың тугыз районында узды. Быел фильмнар 31 мәйданда узачак. Казанда киноленталар Аксенов исемендәге скверда һәм Горки-Әмәт урман-паркында күрсәтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100