Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга әзерлеген тикшерделәр
Һәр районда бу эштә алдынгылар билгеләнде, техниканың кышкы саклауга куелуын махсус комиссия карады.
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасының һәм машина-трактор парковкаларының кышка әзерлеген тикшерделәр, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Комиссия техниканы кышка куюның әзерлек сыйфатын һәм парковкаларның торышын бәяләгән. Шулай ук техниканы ремонтлаучыларга эш шартлары булдыруга игътибар иткән. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Баш дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук “Восток Зернопродукт” ЯАҖ, “Агросила групп” ЯАҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе, “Татагролизинг” ААҖ, “Татагрохим” ААҖ кергән.
Шулай итеп, мәсәлән, Чүпрәле районында беренче урынны “Чылны" ҖЧҖ, икенче урынны “Ак Барс Чүпрәле” алган. Минзәлә муниципаль районында "Заиковский" һәм “Органик групп” ҖЧҖ “Тәгермән” бүлеге билгеләп үтелгән. Лениногорск районында беренче урынны Лениногорск Агрофирмасының “Урдалы” ҖЧҖ, икенче урынны “Сатурн-Урал” ҖЧҖ яулаган. Мөслим муниципаль районда беренче урынга - "Исламов" фермер хуҗалыгы, икенче урынга “Туган як” Агрофирмасы лаек дип табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз