news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан районнары хакимият башлыклары делегациясе Сингапурда стажировка уза
Стажировкада катнашучылар депутатлар тарафыннан гражданнарны кабул итү чараларының берсендә һәм Халык бердәмлеге партиясе штаб-фатирында булды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Сингапурда стажировка узучы Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары депутатлар тарафыннан гражданнарны кабул итү чараларының берсендә булды.
Парламентарийларның халык белән очрашуы республиканың Үзәк округында узды. Биредә кабул итүгә алдан язылмыйча гына эшкә урнаштыру һәм финанс яктан кыен хәлдә калган күп балалы гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы ике мөрәҗәгать каралды. Сингапурда мондый очраклар депутат ихтыяры буенча халык ышанычлысында булган махсус акчалата фонд хисабына хәл ителергә мөмкин. Стажировкада катнашучылар мондый проблемаларның тормышта ни рәвешле оператив төстә хәл ителүе белән танышты.
Аңарчы Татарстан районнары хакимият башлыклары Халык бердәмлеге партиясе штаб-фатирында булды. Биредә алар Сингапурның Көньяк-Көнбатыш округы мэры Эми Кор белән очрашты.
Искәртеп узабыз, бәйсезлек елларында утрауның мәйданы 581,5 квадрат метрдан 707,1 квадрат метрга кадәр арткан. Биредә төче су юк, шәһәр-дәүләт табигый һәм чимал ресурсларыннан тулысынча диярлек мәхрүм ителгән. Шуңа бәйле рәвештә стажировка узучыларны ресрус запаслары сарыф итеп бетерелгән яки бик нык киметелгән территорияләрне үстерү стратегиясен эшләү технологияләре, шулай ук Сингапурның икътисади яктан чәчәк атуына ирешергә мөмкинлек биргән конкрет чаралар аеруча нык кызыксындырды.
Очрашуда катнашучылар сәләтле яшьләрне эзләү һәм үстерү, илгә Азиянең иң яхшы белем бирү үзәгенә әверелергә мөмкинлек биргән “Гомер буе белем алу” концепциясенә кагылышлы тема буенча да фикер алышты. Биредә “Сингапур – талантлар йорты” шигаре астында ел саен 80 меңгә якын чит ил студентын җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче шартлар тудырылган.
Татарстан районнары хакимият башлыклары шулай ук Сингапур Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы каршындагы Икътисади үсеш комитетында, Шәһәрне планлаштыру агентлыгында булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot