Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан районнары чүплекләрне бетерүгә 25 миллион сум акча сарыф иткән
Республикада ачыкланган чүплекләрнең күбесе төзелеш калдыкларын тиешле булмаган урыннарда туплау нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның муниципаль җирләрендә рөхсәт ителмәгән чүплекләр ачыкланган. Аларны бетерү өчен район башкарма комитетлары ел саен 25 миллион сумга якын акча тоткан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белдерде.
«Санкцияләнмәгән чүплекләрнең шактый өлеше төзелеш калдыкларын ташлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Район прокурорларына 20 материал җибәрелде. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча алты җинаять эше кузгатылды», — диде ул.
Мәсәлән, Питрәчтә экологик инспекторлар «Татнефтепродукт» АЗС янында туфрак белән күмелгән чүп-чарны тапкан. Җир сибеп капланган агач калдыклары һәм агач тамырларын аеру җиңел булган. Белгечләр шул урында агулануны билгеләү өчен, туфрактан проба алганнар. Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетына карата РФ КоАП 8.2 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелгән. Авыл администрациясен чүплекне 30 көн эчендә бетерергә мәҗбүр иткәннәр, дип әйтелде брифингта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз