news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан районнары башлыклары Сингапурга стажировкага китте
Стажировка кысаларында Татарстан идарәчеләре Сингапурның дәүләт һәм административ төзелеше турында мәгълүмат алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Сингапурда муниципаль башкарма хакимият органнарының югары звеносы җитәкчеләре өчен чираттагы стажировка башлана. Татарстан районнары башлыкларының тагын бер төркеме җәмәгать инфраструктурасы һәм дәүләт район идарә системасы өлкәсендә Сингапур тәҗрибәсе белән танышачак, дип хәбәр итә бүген ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Стажировка кысаларында Татарстан идарәчеләре Сингапурның дәүләт һәм административ төзелеше, илнең икътисади үсешенең гомуми тенденцияләре һәм стратегиясе, гомуми районлаштыру, аның үсеш принциплары һәм факторлары, Хөкүмәт эшчәнлеге структурасы һәм принциплары, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, сәнәгать секторын үстерү турында мәгълүмат алачак.
Стажировканың әлеге этабын оештыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук Татарстан һәм Сингапур арасындагы хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре хакында фикер алышу өчен Сингарурга ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да китте. Аның Сингапурга сәфәренең тәүге көннәренә төзелгән эш графигында әлеге илнең «IDA International» компаниясе офисында берничә очрашу планлаштырылган. Биредә фикер алышу темалары арасында Сингапур коллегаларының Россиягә визиты (аның кысаларында алар Татарстанга да киләчәк) программасы да бар. Быелның мартында Татарстанда Универсиада объектларын җиһазлауда мәгълүмати технологияләрне куллану буенча компаниянең тәкъдимнәре хакында фикер алышу күздә тотыла.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы һәм Сингапур арасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапурның Мәгълүмати коммуникацияләрне үстерү агентлыгының Халыкара бүлекчәсе җитәкчесе Си Чин Сион тарафыннан имзаланган электрон Хөкүмәт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Документ сәүдә, инвестиция, эшлекле һәм технологик партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм җәелдерүне, Татарстан Республикасы һәм Сингапур мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре тармаклары арасында, аерым алганда, электрон Хөкүмәт һәм аның инфраструктурасын үстерү планын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Дүшәмбе Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин Сингапурның сәнәгать һәм сәүдә дәүләт министры Ли Йи Шьен белән очрашуга чакырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot