news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнары арасында сөт җитештерү күрсәткечләре 20 тапкырга аерыла

"Татар-информ", сөтне иң аз һәм иң күп җитештергән район җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, күрсәткечләрнең сәбәпләрен ачыклады.

Татарстан районнары арасында сөт җитештерү күрсәткечләре 20 тапкырга аерыла
архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Алинә Кадриева). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте 2018 елда иң күп һәм иң аз сөт җитештергән районнар исемлеген чыгарды. Алар арасында аерма 20 тапкырдан артып китә. Әйтик, Кукмара районы 88 мең тонна сөт җитештергән булса, Мөслимдә ул 10,8 мең тонна гына.

  • 2018 елда иң күп сөт җитештергән районнар – Кукмара (88,1) , Балтач (76,3) , Әтнә (71,0) , Әлки (59,8) , Саба (58,6) , Мамадыш (57,9) һәм Азнакай (47,0) .

Кукмара районында 2017 елда һәр көнне 140 тонна сөт савып алганнар. Былтыр бу күрсәткеч 200 тоннадан артып киткән. Райондагы ике хуҗалык – Вахитов исемендәге һәм “Восток” хуҗалыклары 60ар тонна сөт җитештерә. Районда киләчәктә мал башын да, бер сыердан савылган сөтне дә арттырырга телиләр.

“Иң төп фактор - ашату, - диде Кукмара авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин. - Тәҗрибә үткәреп, йорт сыерына колхозның яхшы ашавын ашатып карадык. Йорт сыерының сөте 10 литрга артты. Ике атнага бер тапкыр сыерларның канын тикшерәбез. Канына сөт савыр өчен нинди элементлар җитмәвен беләбез һәм шул җитмәгән макро- һәм микроэлементларны өстибез”.

  • Былтыр сөт җитештерү буенча иң түбән күрсәткечле районнар – Мөслим (10,8 мең тонна) , Бөгелмә (7,0) , Чистай (23,5) , Алабуга (17,9) , Буа (30,1) , Апас (25,5) һәм Алексеевск (32,3).

“Күрсәткечләрнең начар булуның төп сәбәбе авыл хуҗалыгының һәм районның булдыксызлылыгыннан дип уйлыйм, - диде Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Сәйфетдинов. - Бу проблеманы чишү буенча берни дә эшләмәдек. Монда аңлап бетергесез хәл. Очына чыгар өчен төптән үзләштерергә кирәк”.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров күрсәткечләрнең артта булмавын исбатларга тырышты. “Без сөт җитештерү буенча артта калмадык. Бездән дә түбән күрсәткечле районнар бар. Артта калган район – ул Мөслим районы. Сез андагы саннарны игътибар белән карадыгызмы?”, - дип сорады ул.

Линар Закиров сөт җитештерүнең 8 тоннага кимүен таныды. “Безнең моңа аңлатмабыз бар. 2018 елда ветеринарлар кушуы буенча безгә 1000 баштан артык хайванны суярга туры килде. Чөнки терлекләр туберкулез белән авырды. Шуларның 600 башка якыны сөт терлеге. Бары тик шуның аркасында гына безнең күрсәткечләр кимеде”, - диде ул.

Бөгелмә районы башлыгы әйтүенчә, хәзер субсидия һәм дәүләт ярдәме белән яңадан терлекләр сатып алу бара. “Өч ел дәвамында 13 000 башка исәпләнгән өч сөт фермасы төзеләчәк дип планлаштырып торабыз. Без тәүлегенә 360 тоннага якын сөт савачакбыз. Бу биредә иң зур сөт фермаларының берсе булачак”, - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100