news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнары абитуриентлары медицина вузына кергәндә өстенлеккә ия булачак

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы преференцияләре табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитешмәгән районнарның абитуриентларына биреләчәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан районнарыннан килгән абитуриентлар киләсе елдан максатчан юнәлеш буенча республиканың медицина югары уку йортларына кергәндә преференцияләр алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Без медицина югары уку йортларына кергәндә максатчан урыннарны бүлүгә аерым игътибар бирәбез. Киләсе елдан медицина учреждениеләрендә кадрларга кытлык күзәтелгән муниципаль районнарда абитуриентлар уку йортына кергәндә преференцияләр алачак. Бу нәрсә бирәчәк соң? Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь белгечләр үз районнарына әйләнеп кайтачак һәм конкрет эш урыны белән тәэмин ителәчәк», - дип искәртте ведомство башлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot