news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан район үзәкләрендә, шәһәрләрендәге ветераннарның кайсылары Казанда торак алачак

Андый теләк белдергәннәрнең без бу хокукларын канәгатьләндерә алачакбыз, дип вәгъдәли мэр Илсур Метшин

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Глушко ур., 8 адресы буенча яңа төзелгән 17 катлы торак йорттан фатир алып яши башлаган 104 Бөек Ватан сугышы ветеранының 5сендә булып, хәл-әхвәләрен белеште һәм торак шартлары буенча фикерләрен сорашты.

Ветераннар белән очрашуда катнашкан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе җитәкчексе вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова журналистларга түбәндәге мәгълүматларны җиткерде.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 2005 елның 1 мартына кадәр гариза язганнардан Казан шәһәре Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе хисабында хәзерге вакытта 511 ветеран исәпләнә, шуларның 488е торак субсидиясен файдаланган булса, 23е документлар әзерли. Шушы 488нең 181е үзенең торак мәсьәләсен хәл иткән. Быел февральдан башлап социаль ипотека программасы буенча ветераннарга актив рәвештә фатир бирелә, 2 апрельга кадәр 155 ветеран яңа фатирга күченгән булса, 26сы икенчел торак базарыннан торак алган.

Алдарак әйтелгән 511 ветеранның бүгенгә фатир алмаган 330ының 257се быел 1 майга кадәр фатирларына күченергә ниятләп тора, 71е – 1 майдан соң, тагын 2 ветеран икенчел торак базарындагы фатирларга документларын рәсмиләштерә.

Гомумән алганда, Казанда быел 1 гыйнвардан соң исәпкә алынып, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тагын 335 Бөек Ватан сугышы ветераны фатир алу өчен тиешле документлар тапшырылган.

“2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннар республика буенча 7 меңнән артык, Казанда – 335, алар шушы ел ахырына кадәр фатир алачак. Татарстан район үзәкләрендә, шәһәрләрендә яшәүче ветераннарның кайсылары Казанда торак алырга теләк белдергән, без аларның да бу хокукларын канәгатьләндерә алачакбыз”, - дип ышандырып әйтте Казан мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, бүген Татарстан башкаласында барлыгы 36955 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Шуларның 1069ы - сугыш инвалиды, 2978е - сугышта катнашкан кеше, 242се блокадалы Ленинградта яшәгән, 136сы элек балигъ булмаган чакта ук концлагерь тоткынлыгын кичергән, тагын 32531е - тыл хезмәтчәне, 1831е - Бөек Ватан сугышында катнашкан ирен югалткан тол.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100