Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтә: участок яки акчалата компенсация
Татарстанда күп балалы гаиләләр яңа мөмкинлеккә ия булды: хәзер алар бушлай җир кишәрлеге белән акчалата түләү арасында икесенең берсен сайлый ала. 2025 елның 3 октябрендә үз көченә кергән Татарстан Республикасының 65нче законы Казанда һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтә. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
Төбәк - күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү буенча лидерларның берсе. Исемлеккә кертелгән гаиләләрнең 75 проценты җир кишәрлеге алган инде. Бу күрсәткеч буенча республика Россия төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә. Татарстанда 53 меңнән артык гаилә җир белән тәэмин ителгән.
Татарстанда бүгенге көндә үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәүче һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр, шулай ук балаларның берсенә 23 яшь тулмаган һәм ул көндезге бүлектә белем алган очракта, җир кишәрлеге алырга хокуклы.
Татарстан - балалары 18 яшькә җиткәч тә гаиләне чираттан төшереп калдырмый торган аз санлы төбәкләрнең берсе. Бу 2024 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күп балалы гаиләнең сроксыз статусы турындагы канунны имзалавы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр алдына 2025 ел ахырына кадәр күп балалы гаиләләрнең 100 процентын җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бурычын куйды. Муниципаль районнарның күпчелеге гариза тапшырган барлык күп балалы гаиләләрне дә участок белән тәэмин итте.
Республиканың буш җир кишәрлекләре булмаган зур шәһәрләре – Казанда һәм Чаллыда җир белән тәэмин итүгә бәйле иң катлаулы вазгыять саклана.
Җир белән тәэмин итү мәсьәләсен алга таба хәл итү өчен 2025 елның 3 октябрендә «ТР Җир кодексының 32 һәм 32 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, ул күп балалы гаиләләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтә. Хәзер Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләргә альтернатив сайлау хокукы (түләүсез җир кишәрлегеннән файдалану яки тиешле ярдәмне акчалата алу) бирелә.
Әлеге ярдәм чарасы акчага мохтаҗ күп балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Җир кишәрлеге урынына мондый түләү алу мөмкинлеге Россиянең барлык төбәкләрендә дә юк һәм ул күп балалы гаиләләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап булып тора.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлегенә алмашка акчалата түләү алырга мөмкинлек бирә торган закон үз көченә кергәннән соң, теләгән һәркем участок ала алсын өчен җир бирү буенча эш элекке күләмдә алып барылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз