news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рәссамнары «Кәрваннар эзләре буйлап» маршруты буенча пленэрга китте

Татарстан рәссамнары «Кәрваннар эзләре буйлап» маршруты буенча пленэрга китте
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Бүген Татарстан рәссамнары делегациясе «Кәрваннар эзләре буйлап» маршруты буенча пленэрга киттеләр. Болгар-татар мирасын яктыртылачак делегацияне Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, танылган рәссам Рабис Сәлахов җитәкли.

«Бу уникаль проект. Безнең Болгарда, Алабугада пленэрлар оештыру омтылышлары булды. Без сынлы сәнгать аша тарих битләрендә энҗеләредәй яткан урыннарыбызны ачарга телибез. Бәлки, алар өске катламда ялтырап та ятмыйлардыр, ләкин аларның тирән мәгънәләре бар», – диде Татарстан Милли музее янына рәссамнарны озатырга килгән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Без сынлы сәнгатьтәге иң зур көчләребезне берләштереп, туристик маршрут эзләреннән тарихыбызны сынлы сәнгать аша ачабыз. Чистайда без Юкәтау шәһәрлеге тарихын табабыз, Болгарда тарихи планда әһәмиятле булган объектларны ачабыз, Биләрнең тирән катламнарын өйрәнәсе дә өйрәнәсе һәм бу юнәлештә эш башлануы бик яхшы», – дип дәвам итте ул.

Дамир Натфуллин рәссамнар белән бергә бу проектта «Тархан» бәйгесе җиңүчеләре катнашуын ассызыклады. Яшьләр үз кураторлары белән бергә рәссамнарга тема сайларга булышачак.

«Мин мондый акция булуына бик шатмын. Мин Рәссамнар берлегенең халык алдында, җитәкчелек алдында үз авторитетын югалта баруына борчылам. Мондый чаралар аша резпубликада безнең иҗади потенциалыбыз күренәчәк. Мондый тарихи темаларга алынуыбыз бик яхшы», – диде Россиянең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов. Ул коллегалары исеменнән үзләренә йөкләнгән эшне тиешле югарылыкта башкарып чыгарга тырышырга вәгъдә бирде.

Пленэрда өч локациягә бүленеп барлыгы 20 рәссам һәм 10 «Тархан» проекты җиңүчесе катнаша. Пленэр нәтиҗәләре буенча октябрь-ноябрь аенда зур күргәзмә көтелә, иң уңышлы картиналар Болгар, Чистай яки Биләр музеена сатып алынырга да мөмкин.

  • Әлеге акция «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышлана.
news_right_1
news_right_2
news_bot