news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәссамнары Истанбулда халыкара сәнгать күргәзмәсендә катнаша

Татарстан рәссамнары Истанбулда халыкара сәнгать күргәзмәсендә катнаша
Рушания Алтай

Татарстан рәссамнарының иҗади хезмәтләре Истанбулда узучы «III АртКонтакт - 2023» халыкара сәнгать күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Анда Татарстан һәм Россия рәссамнәр берлеге әгъзасы Александр Шадрин, Ирина Антонова, Ольга Сушкова-Хуняди, Рөстәм Ибатуллин, Айгөл Окутан кебек рәссамнар катнаша.

Татарстан рәссамнарының иҗатлары төрле илләрдә яшәүче төрки һәм рус рәссамнарын җыйнаган «Rumak ART GALLERY» галереясы эшчәнлеге кысаларында тәкъдим ителә. Әлеге галереяның бу күргәзмәдә катнашуын татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан оештырган. 200 квадрат метр мәйданны биләүче павильонда Башкортстан, Саха-Якутия, шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Россия, Үзбәкстан, Төркия кебек илләрдә яшәүче 70 рустелле рәссамның 300ләп хезмәте урын алган.

«Rumak ART GALLERY» галереясының ачылу тантанасында РФның Истанбулдагы генераль консулы Андрей Буравов чыгыш ясады. Рәссам Айгөл Окутан аңа Мостафа Кемаль Ататөрекне РФның Төркиядәге беренче консулы белән янәшә ясаган картинасын бүләк итте. Консул аны: «Бу хезмәт зур мәгънәгә ия», - дип кабул итте.

Рушания Алтай

«III АртКонтакт-2023» халыкара күргәзмәсендә Болгария, Көньяк Корея, Эстония, Иран, Куба, Франция, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдән катнашучы 120дән артык сәнгать галереясы, 1500дән артык рәссамның 4 мең 500 иҗат хезмәте халык игътибарына тәкъдим ителә. Татарстан рәссамы Александр Шадринның «Истанбул» темалы иҗаты аерым игътибар яулады. Ул «Россиянең заманча сәнгате» дигән темага лекция дә укыды.

Эстон скульпторы Кирилл Греков Төркия республикасы корылуына 100 ел тулуга багышлап ясый башлаган ике метр биеклектәге мәрмәр һәйкәлен әлеге күргәзмә барышында эшләп бетереп, сәнгать сөючеләргә бүләк итте.

Истанбулның Кадир Топбаш исемендәге күргәзмә һәм сәнгать үзәгендә 1–4 июнь көннәре арасында үткәрелүче күргәзмәне күрергә шәһәр мэры Әкърам Имамоглу килде, ул күргәзмә павильоннарында рәссамнар белән аралашты, сәнгать белән бәйле фикерләрен җиткерде.

Рушания Алтай

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100