news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады

Россия спортчылары Италия җыелмасына оттырды.

Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
mdms.tatarstan.ru

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстан рапирачысы Марта Мартьянова фехтование буенча Европа чемпионатында команда ярышларында Россия җыелмасы составында икенче урын яулады. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Командада Инна Дериглазова, Светлана Трипапина һәм Анастасия Иванова да бар.

Россия спортчылары Италия җыелмасына оттырды.

  • Ярышлар 16-22 июньдә Сербиядә Нови-Сад шәһәрендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot