news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан рапирачылары Россия кубогы призерлары булды

Татарстан командасында Марта Мартьянова, Юлия Мухина, Арина Прыткова һәм Анастасия Семенова чыгыш ясый.

Татарстан рапирачылары Россия кубогы призерлары булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 18-24 декабрьдә Лобня шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) фехтование буенча Россия Кубогы ярышларында Татарстан Республикасының хатын-кызлар җыелма командасы өченче урын алды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Курск өлкәсе җыелма командасы җиңде, икенче урында Мәскәү өлкәсе булды.

Ярышларда илнең иң көчле фехтовальщиклары катнаша, алар кылыч, шпага һәм рапира белән шәхси һәм команда ярышларында җиңүчеләрне билгели. Команда беренчелегендә барлыгы 16 команда катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot