news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татарстан" ракеталы корабы диңгездә атышларда катнашты

Өйрәнүләрдә һавадагы, диңгездәге, яр буендагы мишеньнарга төрле корал белән атып тидерү максат итеп куелган.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). "Татарстан" ракеталы корабы диңгездә атышларда катнашты. Каспий диңгезендә узган өйрәнүләрдә һавадагы, диңгездәге, яр буендагы мишеньнарга төрле корал белән атып тидерү максат итеп куелган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Диңгездә АК-630М артиллерия комплексы, АК-176М артустановкасы, ЗРАК "Палаш" эшчәнлеген тикшергәннәр.

Атышлардан соң, корабль Дагыстандагы даими базага кайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot